Онлайн трансляция

Свернуть

Кукмарада тәүлегенә 500 тонна сөт савып, яңа рекорд куйдылар

Кукмарада тәүлегенә 500 тонна сөт савып, яңа рекорд куйдылар

https://tnv.ru

10 Июнь 2024, 16:11

168

0

Кукмарада тәүлегенә 500 тонна сөт савып, яңа рекорд куйдылар

Республика халкыбызның яраткан - Сабан туйларын ачып җибәрде. Ул гомер-гомергә игенчелек белән шөгылләнгән татарның төп бәйрәме булган. Аның хезмәт сөючәнлеген чагылдырган.

Нәкъ бәйрәм алдыннан Кукмара районы тәүлегенә 500 тонна сөт савып, яңа рекорд куйдылар. Рөстәм Миңнеханов район терлекчеләрен котлап телеграмма юллаган иде. Хәзер Татарстанның нефть башкаласы - Әлмәт, нефть химиясе башкаласы Түбән Кама, автомобильнеке булган Яр Чаллы белән бер рәткә куярлык - сөт башкаласы - Кукмара бар.

Авылда яшәгән кеше белә: бер утыруда 15 литр сөт савар өчен дә күпме тир түгәргә туры килә. Ә бу ярты мең тонналык күрсәткеч! Монда сыерның токымыннан бигрәк, район хуҗалыкларының сәгать механизмы кебек эшләгән коллективы, кешегә кешечә мөнәсәбәт факторы зур роль уйный.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров