Онлайн трансляция

Свернуть

Тукай районында элеваторда эшләгәндә 36 яшьлек ир-ат һәлак була

Тукай районында элеваторда эшләгәндә 36 яшьлек ир-ат һәлак була

https://tnv.ru

27 Июнь 2024, 16:04

1098

0

Тукай районында элеваторда эшләгәндә 36 яшьлек ир-ат һәлак була
Бүген иртән Тукай районы АО «Набережночелнинский элеватор» территориясендә 36 яшьлек мастер элеваторда эшләгәндә һәлак була. Бу хакта Татарстан Республикасы прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, ир-ат силос корпусларының берсендә технологик җиһазларны тикшергән һәм җиһаз аның аягын таптып алган. Ир-ат ашыгыч ярдәм машинасында вафат була.

Вакыйга урынына шунда ук район прокуроры Руслан Галиев килә. Тикшерү тәмалангач барлык чаралар күреләчәк.

Фото: https://t.me/prokrt/2931

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров