Онлайн трансляция

Свернуть

Кукмара районында күп балалы гаиләләр яңа торак пунктта юлсызлыктан интегә

Кукмара районында күп балалы гаиләләр яңа торак пунктта юлсызлыктан интегә

https://tnv.ru

14 Август 2024, 13:59

Республикада икенче атнасын туктамаган яңгырлар Кукмара районындагы яңа микрорайонда юл мәсьәләсен кискенләштерә. Монда күп балалы гаиләләргә участоклар бүлеп бирелгәнгә 10 ел булган, ә асфальт һаман юк.

106нчы микрорайонда яшәүчеләр асфальт булуын көтми дә инде. Алар вак ташка да риза. Иң курыкканнары - яңа уку елы башланып, балаларны мәктәпкә илтү булачак. Чөнки кара көз җитүгә бистә зур юлдан тылысынча өзелә. Кукмарадан - Рания Абдрахманова сөйли.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар