Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанның берничә районында аюлар умарталыкларга һөҗүм иткән

Татарстанның берничә районында аюлар умарталыкларга һөҗүм иткән

https://tnv.ru

15 Август 2024, 14:12

52

0

Татарстанның берничә районында аюлар умарталыкларга һөҗүм иткән
Татарстанның берничә районында аюлар умарталыкларга һөҗүм иткән. Балык Бистәсе һәм Әгерҗедә шундый хәл күзәтелә.

Нәкь бал җыя торган вакытта көтелмәгән зыян килде дип борчыла умартачылар. Белгечләр фикеренчә, аю үзенә ризык җитмәгәнгә бал эзләп килә. Урманда гөмбә җыючыларга да сак булырга кирәк. Аюны берничек тә куркытып булмый. Аларны атарга да ярамый. Татарстанның биоресурслар буенча дәүләт комитетында әйтүләренчә, бу хайван Кызыл китапка кертелгән.

Аю аяк баскан умарта-лыкларда Илдар Сафиуллин булып кайтты.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров