Онлайн трансляция

Свернуть

Коры җәйнең яңгырлы урагы: быел нинди уңыш көтәсе?

Коры җәйнең яңгырлы урагы: быел нинди уңыш көтәсе?

https://tnv.ru

19 Август 2024, 11:39

292

0

Коры җәйнең яңгырлы урагы: быел нинди уңыш көтәсе?
Татарстан игенчеләре быелның уңышы өчен борчыла. Яңгырлар тагын бер атнага сузылса, ашлыкның зур бер өлешен югалтачакбыз диләр.

Бер атнада амбарларга нибары 220 мең тонна бөртек кайткан. Бүгенгә 1 млн 300 мең тонна ашлык җыелган килеш. Барлык мәйданнарның 34% гына. Башка елларда 60тан арта иде. Бөртеклеләр башакта килеш үсә башлаган, егыла, коелалар. Аксым белән клейковина кими.

Татарстанның ашлыкка эчке ихтыяҗы 3 млн 200 мең тонна тәшкил итә. Бер өлеше терлекчелеккә, эшкәртү сәнагате, икмәк пешерүгә китсә, 2025 нче елга чәчәргә орлык та кирәк. Мондый шартларда сыйфатлы материал әзерләп буламы? Авыл хуҗалыгы тармагында гадәттән тыш хәл игълан ителергә мөмкинме? Гулназ Сәйфетдинова репортажы.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров