Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда беренче Агробиотехнопарк ачылды

Татарстанда беренче Агробиотехнопарк ачылды

https://tnv.ru

26 Август 2024, 12:41

50

0

Татарстанда беренче Агробиотехнопарк ачылды

Татарстанда беренче Агробиотехнопарк ачылды. Тантанада Россиянең авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут катнаша. Бу әле министрның яңа вазифада республикага тәүге сәфәре. Аның авыл хуҗалыгы тармагы өчен әһәмиятле вакыйгага килүе - селекция һәм кадрлар әзерләү мәсьәләсенең илдә никадәр мөһим булуын дәлилли. 

Рөстәм Миңнеханов белән алар Лаеш районында технопаркның мөмкинлекләре белән танышты. Ул - Россиядә беренче һәм студентларның, яшь белгечләрнең практика узу урыны булып торачак. Алар монда әйдәп баручы технологияләрне уйлап таба һәм сынап карый алачак. Рания Абдрахманова тулырак. 



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров