Онлайн трансляция

Свернуть

Яшел Үзәннең Күгәй авылында 101 яшьлек Хәдичә Хәмитова сайлауда катнашкан

Яшел Үзәннең Күгәй авылында 101 яшьлек Хәдичә Хәмитова сайлауда катнашкан

https://tnv.ru

08 Сентябрь 2024, 15:15

91

0

Яшел Үзәннең Күгәй авылында 101 яшьлек Хәдичә Хәмитова сайлауда катнашкан
Татарстанның Яшел Үзән районы Күгәй авылында яшәүче 101 яшьлек Хәдичә апа Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда тавыш бирде.

Хәдичә Хәмитова өйдә тавыш бирү мөмкинлегеннән файдаланды. Ул сайлау комиссиясе әгъзаларын елмаеп каршы алды һәм бюллетеньне игътибар белән өйрәнде. Озын гомерле ханым туган авылы һәм республика тормышында актив катнашырга тырыша.


Исегезгә төшерәбез, бүген сайлау участоклары 07:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр ачык. Сайлаучылар өчен участокларда ташламалы бәяләрдән ярминкә оештырылган, кич белән Казанда зур концерт көтелә, җәмәгать транспортында да бушлай йөреп булачак. Шул ук вакытта ТНВ каналында зур телемарафон бара. Биредә 12 айфон һәм 1 Лада Веста машинасы җиңүчесен дә сайлыйлар. Моның өчен социаль челтәрләрдә, мәсәлән Вконтактеда #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга хештеглары белән фото гына куярга кирәк. Үтәлергә тиешле барлык таләпләрне биредә белә аласыз.


Фото: vk.com/official_zelenodolsk



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров