Онлайн трансляция

Свернуть

Умартачылар зары: Кама Тамагы районында икенче ел рәттән бал кортларын агулыйлар

Умартачылар зары: Кама Тамагы районында икенче ел рәттән бал кортларын агулыйлар

https://tnv.ru

12 Сентябрь 2024, 11:10

91

0

Умартачылар зары: Кама Тамагы районында икенче ел рәттән бал кортларын агулыйлар

Татарстанда урнашкан эссе һава торышы умартачыларны борчуга салды. Бал кортлары кышка әзерләнәсе урынга, кабат чәчәк эзләп басу-кырларга оча. Ә анда хуҗалыклар - үсемлекләрне корткычларга каршы эшкәртә. Безнең редакциягә Кама Тамагы районыннан мөрәҗәгать иттеләр. 

Монда икенче елын рәттән кортлар үлә. Сәбәбен фермерлар, авыл хуҗалыгы предприятиесе кулланган препаратлардан күрә. Агуланган бөҗәкләр кышка хәлсезләнеп кереп, язга исән калмас, диләр. Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү өчен Илдар Сафиуллин районга юл тотты.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров