Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Асаев фонограммага җырлаучылар турында: “Утны бетерсәләр, күп кенә артистлар һөнәрен алыштырыр иде”

Рөстәм Асаев фонограммага җырлаучылар турында: “Утны бетерсәләр, күп кенә артистлар һөнәрен алыштырыр иде”

https://tnv.ru

24 Сентябрь 2024, 16:11

1312

0

Рөстәм Асаев фонограммага җырлаучылар турында: “Утны бетерсәләр, күп кенә артистлар һөнәрен алыштырыр иде”
Татарстанның халык артисты Рөстәм Асаев ТНВ каналында чыгучы "Сөйләшергә вакыт" тапшыруының кунагы булды. Ул фонограммага җырлаучы артистларны аңламавын әйтте. Аның фикеренчә, халыкка тере тавышка җырлап алган дәртне бернәрсә дә алыштыра алмый. 

Тапшыру алып баручысы Лилия Кадыйрова кунагыбызга "Бәлки, плюс булмаса безнең ярты эстрада җырлый да алмас иде?", дигән сорау бирде. "Плюска җырлауның нәрсәсе бар соң аның? Тавыш матур минем дип, үз-үзләренә сокланып җырлыйлар. Аның энергетикасы башка бит, тере тавыш түгел.  шул ук микрофон, колонка аша чыккан тавыш булса да, икенче төрле төсмерләр, тембрлар үзгәрә, тәндәге күзәнәкләр икенче була", - ди ул. 

"Электричествоны гына сүндерергә кирәк, күп кешеләр заводка эшкә урнашыр иде, башка һөнәр сайларлар иде. Бүгенгә андый мөмкинлек юк, шуңа алар плюска  җырлап йөри", - дип сөйләде Рөстәм Асаев.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров