Онлайн трансляция

Свернуть

Быел Татарстанда 3,8 миллион тонна икмәк уңышы көтелә

Быел Татарстанда 3,8 миллион тонна икмәк уңышы көтелә

https://tnv.ru

27 Сентябрь 2024, 11:48

146

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елга Дәүләт Советына еллык юлламасын тәмамлады. Юлламада ул авыл хуҗалыгы тармагында 3,8 млн тонна икмәк уңышы көтелүен әйтте. Бу уңышка кукуруз да керә.

Республикада 2 млн тоннадан артык шикәр чөгендере, 1 млн тоннадан артык бәрәңге һәм яшелчә уңышы көтелә. «Бу безгә халыкны тулысынча азык-төлек продуктлары белән тәэмин итәргә һәм республикадан читкә дә чыгарырга мөмкинлек бирәчәк. Кыр хезмәтчәннәренә авыр һәм мөһим эшләре өчен рәхмәтемне җиткерәм», – диде.

Республика җитәкчесе быел техника яңартуга 1,8 млрд сум, туфрак уңдырышлыгыгын арттыруга 1 млрд сум акча бүлеп бирелгәнен әйтте. «Фәнни-технологик үсеш елында фәнни үзәкләрдән үзебездә җитештерелгән орлыкларның селекциясе буенча төгәл нәтиҗәләр көтәбез», – диде.

Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» һәм «ТАИФ» компанияләренә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен ташламалы бәядән дизель ягулыгы белән тәэмин итүләре өчен рәхмәтен белдерде.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар