Онлайн трансляция

Свернуть

Тукай районында печәнгә ут калку аркасында 6 хуҗалык корылмасы янган

Тукай районында печәнгә ут калку аркасында 6 хуҗалык корылмасы янган

https://tnv.ru

01 Октябрь 2024, 16:20

53

0

Тукай районында печәнгә ут калку аркасында 6 хуҗалык корылмасы янган
Татарстанның Тукай районы Иске Байлар авылында янгын алты хуҗалык корылмасына күчкән. Янгын сүндерүчеләр 118 квадрат метрга сузылган янгынны сүндергән, дип хәбәр итә ТР буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Фаразлар буенча, янгын үзеннән-үзе пыскып киткән печәннән чыгарга мөмкин. Янгыннар еш кына ут белән саксыз эш итү, печән саклаганда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу яки ут төртү аркасында килеп чыга.


Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре искә төшерә:

- печән һәм саламны йорттан, хуҗалык корылмаларыннан һәм юллардан ераграк саклагыз;

- печән янында тартмагыз;

- печәнне янмый торган материал белән каплагыз.

Фото: скриншот видео

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров