Онлайн трансляция

Свернуть

Сентябрьдә Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 112 млн сумлык продукция сатканнар

Сентябрьдә Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 112 млн сумлык продукция сатканнар

https://tnv.ru

04 Октябрь 2024, 15:07

63

0

Сентябрьдә Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 112 млн сумлык продукция сатканнар
Татарстан башкаласында сентябрьдә, авыл хуҗалыгы ярминкәләренең өч көнендә,112 млн сумлык продукция сатылган. Еш кына шәһәр халкы яшелчәләр, шул исәптән бәрәңге сатып алган, дип хәбәр иткәннәр шәһәр Башкарма комитетының Кулланучылар базары комитетында.

Киләсе ярминкәләр иртәгә узачак. Шәһәрлеләр яшелчә, ит һәм сөт продукциясе, хуҗалык ихтыяҗлары өчен кирәкле товарларны ваклап сату бәяләреннән 15%ка түбәнрәк бәядән сатып ала алачак.

Шәһәр мэриясе сайтында сату нокталарының адреслары басылып чыкты.

Сәүдә 6:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр оештырылачак. Сату эшенә Татарстанның 22 районы кушылган.

Фото: agro.tatarstan.ru


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров