Онлайн трансляция

Свернуть

43 ел стажлы Россиянең атказанган агрономы Габдерәис Рамазанов

43 ел стажлы Россиянең атказанган агрономы Габдерәис Рамазанов

https://tnv.ru

14 Октябрь 2024, 12:51

46

0

43 ел стажлы Россиянең атказанган агрономы Габдерәис Рамазанов
Өстәлебезгә икмәк үстерүче игенчеләребезне, иттән - казылык, сөттән - май ясаучы - эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен котлый торган көн. Кичә алар һөнәри бәйрәмен билгеләде.

Авыл хуҗалыгы Татарстан өчен икътисадның бер тармагы гына түгел. Әйе, Республика - сөт, ит җитештерү буенча беренче бара һәм үз халкын төп ризыклар белән тулысынча тәэмин итә. Шул ук вакытта, авыл - ул телне, традицияләрне саклау урыны да. Татарстан авылларында 900 мең кеше яши - Республика халкының дүрттән бер өлеше. 70 меңе авыл хуҗалыгында эшли.

Без Арча районының "Ватан" хуҗалыгына юл тотабыз. Аның баш агрономы - Габдерәис Рамазанов бу атнада Россиянең атказанган агрономы булды. 43 ел агроном. Хезмәт кенәгәсендә бер язу бар - "Ватан". Монда туып, монда үскән һәм кече Ватаны язмышын - үзенеке итеп сайлаган гап-гади җир кешесе Алия Хәйретдинова репортажында.





Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров