https://tnv.ru
11 Ноябрь 2024, 17:44
13
0
Узган атнада Республикада авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр. Иң лаеклыларны Казанга чакырып, тырыш, намус хезмәтләре өчен Рөстәм Миңнеханов рәхмәтен җиткерде. Дәүләт бүләкләре тапшырды. Без гел әйтә киләбез. Авыл кешесе - бүген азык-төлек җитештерүче генә түгел. Ул - торган җиренең тоткасы, үз урамында калган соңгы йорт өчен борчылучы, авылын саклау уе белән яшәүче.
Әтнә районының Ленин исемендәге хуҗалыгы җитәкчесе Илгиз Хәйруллин - Татарстан алдындагы казанышлары өчен Ордены белән бүләкләнде. Күпъеллык хезмәте, хуҗалыгының алдынгы булганы өчен! Әмма ул үзе: иң мөһиме - сауган сөттән бигрәк, авылның бетмәве, дип саный.
Менедҗер буларак, күрсәткечләрен арттыру уе белән янса, җир кешесе буларак, авылдашларының хезмәт һәм тормыш шартларын яхшырту җаен эзли.

Бүлешергә
Комментарии 0