https://tnv.ru
03 Декабрь 2024, 09:38
1364
1
Россия Думасында моңа КПРФ партиясе каршы чыкты. Алар әйтүенчә, закон кабул ителсә, ил буенча, 17 мең идарә бетерелә, 30 мең хезмәткәр эшсез, 100 мең авыл советы депутаты шушы вазифасыз кала. Татарстанда ул 7 мең ярым хезмәткәркә кагылачак. Моңарчы авыл советы хәл иткән 80% вәкаләт өскә алыначак, диләр.
Татарстан тулаем бу законга каршы түгел. Безнең Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм депутатларның фикере бер: җирле узидарәнең эш форматын хәл итү вәкаләтен - төбәкләрнең үзләренә бирергә кирәк, ди. Ни өчен? Чөнки бездә үзен аклаган система бар. Авыл советы җитәкчесе шушы авылда яши. Аның бер очында су бетсә, үз йорты да сусыз кала һәм ул торбаны тизрәк ремонтлау җаен эзлиячәк. Ә шәһәрдән, я район үзәгеннән җитәкче килгәнне көтсәң.... Тулырак "Адымнар"ның киләсе репортажында.

Бүлешергә
Комментарии 1
Равил
07.12.2024 19:30#comment431810