Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда көзге-кышкы авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 664,7 миллион сумлык продукция сатканнар

Казанда көзге-кышкы авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 664,7 миллион сумлык продукция сатканнар

https://tnv.ru

10 Январь 2025, 15:48

34

0

Казанда көзге-кышкы авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 664,7 миллион сумлык продукция сатканнар
Казанда 14 сентябрьдән 29 декабрьгә кадәр традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 664,7 млн сумлык продукция сатылган

Бу вакытта 14 мәйданчыкта 16 ярминкә уздырылган. Халык 773,7 тонна яшелчә һәм 253,6 тонна ит сатып алган. Шәһәр халкы ешрак ит һәм яшелчәләр, шул исәптән бәрәңге сатып алган.

Республиканың 22 районы һәм агросәнәгать комплексының 24 оешмасы үз продукцияләрен ваклап сату бәяләреннән 15% ка кадәр түбәнрәк бәядән тәкъдим иттеләр. Мәйданчыкларда даими рәвештә ветеринария-санитария таләпләренең үтәлеше тикшерелгән, дип яза шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.

Киләсе ярминкәләр яз айларында башланачак. Гадәттә, беренче ярминкә март аенда була. 

Фото: скриншот ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров