Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Рөстәм Низамов аномаль һава торышы турында: "Бүгенге көндә куркырлык берни дә юк"
https://tnv.ru
05 Февраль 2025, 15:34
187
0

Урамда кыш урынына яз булса да, әлегә куркырлык сәбәп юк! Мондый фикерне "Таяну ноктасы" тапшыруы барышында Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор Рөстәм Низамов белдерде.
"Бүгенге көндә мондый һава шартлары авыл хуҗалыгы өчен аномаль санала. Үсемлекләр үзләрен берникадәр уянган хәлаттә тоталар. Аллага шөкер, әле аз булса да кар катламы бар. Мәсәлән, бер сантиметр кар 3 градус аерма бирә. Суык булганда ул салкыннан саклый, ә җылы вакытта артык җылытмый", - диде ул.
Профессор сүзләренчә, кар тиз эрү, кырау төшү куркынычы һәр ел саклана.
"Бүгенге көндә куркырлык бернәрсә дә юк. Һава торышы фаразлары буенча, бездә әле -15..-19 градус булырга мөмкин. Үсемлекләргә зур зыян килергә тиеш түгел. Февраль безнең болай да буранлы ай, мартта да әле көчекне күмеп китәрлек кар яварга мөмкин", - дип белдерде Рөстәм Низамов.

Бүлешергә
Комментарии 0