Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов сөт продукциясенең Татарстанда эшкәртелү мөмкинлеге аз булуын белдерде

Рөстәм Миңнеханов сөт продукциясенең Татарстанда эшкәртелү мөмкинлеге аз булуын белдерде

https://tnv.ru

24 Февраль 2025, 15:48

23

0

Рөстәм Миңнеханов сөт продукциясенең Татарстанда эшкәртелү мөмкинлеге аз булуын белдерде

Татарстан тарихында тәүге тапкыр - 1 сыерның сөт бирүчәнлеге 8 мең 200 килограммга күтәрелгән. Авыл хезмәтчәннәренең яңа казанышы бу! Республикада узган ел 682 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән. Ул - икътисадның саллы өлеше һәм аның саллы өлешен - терлекчелек тәшкил итә. Казаныш белән бергә проблемалар да бар.

Хәзер җитештерелгән сөтнең 87 проценты үзебездә эшкәртелә. Калган 13е күрше төбәкләргә китә икән. Ә алар аны товар итеп, безгә кертә. Димәк, эшкәртүгә булган өстәмә салым анда кала. Без узган ел 130 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе керткәнбез. Бу санга Рөстәм Миңнеханов игътибарын юнәлтте һәм борчылуын берлдерде. 4 миллион халкы булган Татарстанның үзендә эшкәртү мөмкинлеге күбрәк булырга тиеш, ди ул. 

Монда Рәиснең хафалануы аңлашыла. Ул һәрдаим авыл язмышы, аның киләчәген кайгырта. Ә эшкәртү комплекслары - авыл кешесенә яңа эш урыннары бит. Бу атнада Рүзәл Шәрипов - Рәиснең әйткән сүзләре эзеннән тармак белгечләре бн аралашты. Ни өчен сөт читкә китә дә, аны үзебездә эшкәртергә нәрсә комачаулый?



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар