Онлайн трансляция

Свернуть

15 марттан Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлаячак

15 марттан Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлаячак

https://tnv.ru

06 Март 2025, 10:45

55

0

15 марттан Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлаячак
15 марттан Татарстан Республикасында гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый. Алар Казанда 12 мәйданчыкта, Чаллы шәһәрендә 2 мәйданчыкта, Яшел Үзән шәһәрендә 2 мәйданчыкта, Түбән Кама шәһәрендә 2 мәйданчыкта һәм Түбән Кама районының Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогында 1 мәйданчыкта узачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Ярминкәләрдә, гадәттәгечә, фермерларның, кооперативларның һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренең натураль продуктларын түбәнрәк бәяләрдән сатып алырга мөмкин булачак. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү максатында үткәрелә, бу «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм милли проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

Фото: ru.freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар