https://tnv.ru
07 Март 2025, 10:40
358
0

Татарстанның 2 районында уҗымнар чери башлаган. Белгечләр моны быелгы аномаль җылы һава торышы һәм язның иртә килүе белән бәйли. Гидрометеорология үзәгендә әйтүләренчә, 8 март бәйрәмендә Россиянең берничә төбәгендә гадәттәгедән җылырак булачак.
Ашыгып килгән язның зыянын авыл хуҗалыгында сизәләр. Азнакай һәм Аксубай районнарында кайбер урыннарда уҗымнар чери башлаган. Татарстанның авыл хуҗалыгы белгечләре артык борчылырлак сәбәп юк, ди.
Ашыгып килгән язның зыянын авыл хуҗалыгында сизәләр. Азнакай һәм Аксубай районнарында кайбер урыннарда уҗымнар чери башлаган. Татарстанның авыл хуҗалыгы белгечләре артык борчылырлак сәбәп юк, ди.
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков:
- Күпмедер күләме үләргә мөмкин. Шуңа да карамастан, узган ел белән чагыштырып карасак, күп метеостанцияләр буенча выпревание теркәлгән иде, уҗымнар начар чыкмады, бик әйбәт чыкты дип әйтер идем мин. Һәм уңышлары да әйбәт булды.
Бүлешергә
Комментарии 0