Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда су басу куркынычы яныймы?

Татарстанда су басу куркынычы яныймы?

https://tnv.ru

11 Март 2025, 11:15

55

0

Татарстанда су басу куркынычы яныймы?

Казанда инде 3нче көн рәттән җылы һава торышы күзәтелә. Атна ахырына кадәр температура +9 градуска кадәр җитәргә мөмкин. 

Республикага Атлантикадан килгән циклон йогынты ясый. Шунлыктан яңа температура рекорды теркәлү ихтимал. Көннәр җылынуы һәм чын яз килүе сөендерсә дә, су басу куркынычы бар. 

Шунлыктан Рөстәм Миңнеханов барлык җаваплы хезмәтләргә хәлне контрольгә алырга һәм алдан ук әзерләнә башларга кушты. Идарәче компанияләр түбәләрдән бозны 1 ай алдан төшерә башлаган, яңгыр суы коеларын тәүлек әйләнәсе чистартуга керешкәннәр. 

Аномаль җылы март тагын нинди үзенчәлекләре белән истә калыр? Теманы Инзилә Хөсәенова өйрәнде.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар