https://tnv.ru
09 Июнь 2025, 17:00
10
0

Авыл кешесенең хезмәт нәтиҗәсе - бүген Татарстанның күрсәткечләрендә чагыла. Сөт буенча беренче, ит буенча икенче, бәрәңге буенча өченче. Икенче икмәкне Идел буе төбәкләрендә безнең республикадан да күбрәк җитештерүче юк.
Иң күп утыртучылар - Кырлай агрофирмасы, Нармонка һәм Чистополье. Узган ел бездә 968 мең тонна бәрәңге җыела. Аның 817 меңе шәхси хуҗалыкларда үстерелә. Быел язга бәрәңгенең бәясе 80 сумга җитте һәм запасы булган җитештерүче файда да эшли ала иде. Татарстанда узган ел авыл халкы бәрәңге, башка яшелчәләрне күбрәк үстерсен өчен Дәүләт субсидиясе кертелде. Әмма министр Марат Җәббаров Мамадышта узган киңәшмәдә ачы хакыйкатне ачып салды. Бюджеттан субсидияне нибары 6 шәхси хуҗалык алган. Гәрчә, бездә 400 мең ЛПХ булса да.
Сәбәбе нидә? Авылга мәгълүмат килеп җитмиме, әллә кәгазь эше гайрәтне чигерәме? Бакчаның яртысына печән чәчә башлаучыларны яңадан бәрәңге утыртырга күндерү мөмкин хәлме? Гөлназ Сәйфетдинова репортажы.

Бүлешергә
Комментарии 0