https://tnv.ru
30 Июнь 2025, 18:00
49
0

Быел Татарстан, нихаять, атчылык буенча дәүләт программасын кабул итәргә мөмкин. Аны инде 2 елдан артык әзерли алмыйлар. Бу тармакка тиешле игътибар булмаган арада, Республикада атлар саны кискен кимегән. 2000нче елда 60 меңнән артык булсалар, хәзер якынча 30 мең баш дип исәпләнә.
Майда Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов катгый итеп әйтте. Программа булачак! Һәм аның буенча фикер алышуларда үзе дә катнашырга әзер. «Безгә атчылыкның дәрәҗәсен күтәрәсе бар», диде ул.
Моңарчы Татарстанда токымлы ат үрчетүчеләргә ярдәм программасы бар иде. Шул исәптән, татар токымы белән эшләүче фермерлар дәүләт ярдәменә дәгъва кыла ала. Әмма бүген атлы эшмәкәрләр бездә берничә дистә генә. Төп проблема дип алар, җир җитмәү, югары белемле белгечләр кытлыгын атый һәм ат спортын популярлаштыру кирәклеген әйтә.
Яңа прогрммада тагын нинди мәсәләләрне исәпкә аласы бар?

Бүлешергә
Комментарии 0