https://tnv.ru
15 Август 2025, 17:18
154
0

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лаеш һәм Балык Бистәсе районнарында кырдагы эш барышы белән танышты.
"Безнең авыл хезмәтчәннәре - республикабыз горурлыгы. Алар бу көннәрдә ялны белмичә көне-төне басуларда эшли, илебезне азык-төлек белән тәэмин итә! Лаеш һәм Балык бистәсе районнарында ярты уңыш инде суктырылган һәм уртача уңдырышлык һәр гектардан 40 центнер тирәсе тәшкил итә", - дип яза Рәис үзенең телеграм каналында.
Рөстәм Миңнеханов Лаешның Нурминкә авылында 4,5 мең гектар сөрү җирләрен эшкәртүче җирле агрофирманың җитештерү базасын караган, ә Балык Бистәсендә 215 бала шөгыльләнә торган балалар сәнгать мәктәбенең яңа бинасы белән танышкан.
Фото: t.me/rustamminnikhanov

Бүлешергә
Комментарии 0