https://tnv.ru
05 Сентябрь 2025, 12:00
18
0

Киләсе атнада - 13нче сентябрьдән зур шәһәрләрдә көзге ярминкәләр ачыла. Сәүдә Казанның 14 урынында гөрләячәк.
Яр Чаллы, Яшел Үзән, Түбән Камада - 2шәр, Түбән Кама районының Кама Аланында - тагын бер урынында оештырыла. Быел ярминкә Казанда - Салават Күпере-2 микрорайонында да үтәчәк.
Яшелчә, ит, сөт ризыклары белән беррәттән шикәр комы, он, май, татлы ризыклар сатып алырга мөмкин. Көзге ярминкәләр һәр шимбә - 28нче декабрьгә кадәр дәвам итә. Ә бу атнада - 6нчы сентябрьдә халыкны иртәнге 8дән Казанның агросәнәгать паркында - Бакчачылык фестиваленә чакыралар.
Тулырак "Татарстан хәбәрләре"ндә белә аласыз.
Бүлешергә
Комментарии 0