Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда 13 сентябрьдән гадәти көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый

Казанда 13 сентябрьдән гадәти көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый

https://tnv.ru

08 Сентябрь 2025, 15:54

84

0

Казанда 13 сентябрьдә, гадәттәгечә, көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана, аларда яшелчә, ит, сөт продукциясе тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә мэрия матбугат хезмәте.

Килүчеләрне һәр шимбә 6:00 дан 13:00 кә кадәр көтәчәкләр. 

Узган елдагы кебек үк авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә бәяләр ваклап сату бәяләреннән түбәнрәк булачак, якынча 10–15% ка. Сәүдә атна саен шимбә көннәрендә ундүрт һәм якшәмбе көнне бер мәйданчыкта оештырылачак. 

Барлык мәйданчыкларда да ветеринария-санитария таләпләренең үтәлешен тикшерәчәкләр һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәчәкләр. Ярминкәләр декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Фото: скриншот ТНВ


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар