https://tnv.ru
10 Сентябрь 2025, 11:26
12
0

Быелның август-сентябре тагын бер кат Татарстанда уңышның табигать шартларына бәйле булуын раслады. Ашлык үстерелгән, ул өлгергән, әмма җыеп алырга көн юк. Амбарларга кайтканы да өстәмә мәшәкать китереп чыгара.
Киптерү машиналарына берничә тапкыр кертергә туры килә. Күп урында бөртеклеләрнең дымлылыгы 20 проценттан артып киткән. Гәрчә нормада ул 14тән югары булмаска тиеш. Кайбер хуҗалыкларда икмәк пешерәбез дип көткән бодайны терлек азыгына озаталар. Классы кими. Рүзәл Шәрипов репортажы.
Бүлешергә
Комментарии 0