https://tnv.ru
22 Сентябрь 2025, 11:26
36
0

Татарстан - халыкны авылларга кайтару буенча җитди омтылыш ясый. Шундый уникаль проект Кукмара районында тормышка ашырыла башлады. Камышлы авылында яңа 30 йорт салып, яшәүчеләр санын берюлы 150-160 кешегә арттырдылар.
Район "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасында һәм "Аз катлы торак комплекс" проектында катнаша. Торак хакының 80 проценты - федераль һәм республика бюджетыннан, ә 20 проценты муниципалитет һәм йорт хуҗасы эшләгән оешма тарафыннан финанслана. Әлбәттә, кеше монда төпләнеп, ким дигәндә 5 ел хезмәт куярга тиеш. Аннары бер өлешен түләп, милекне үзенеке итә ала. Әлегә 30 йорт сафка басса, алдагы елларда 77гә җиткерү нияте белән яшиләр. Хәзер авылга күрше төбәкләрдән дә күченә башлаганнар.
Бу проект башкалар өчен үрнәк. Чөнки федераль һәм Республика ярдәме булмаса, район хакимияте җир табып бирмәсә, ә хуҗалык һәм оешмалар чыгымның бер өлешен капламаса - димәк, битарафлык хөкем сөрсә, авыл акрын гына юкка чыгуын дәвам итәр иде. Андыйлар азмыни бездә? Авылның кләчәгенә яңача караш Алия Хәйретдинова репортажында.
Бүлешергә
Комментарии 0