Онлайн трансляция

Свернуть

Республиканың аксакал фермеры татар авылын ничек яшәтә һәм яшәртә? | Адымнар

Республиканың аксакал фермеры татар авылын ничек яшәтә һәм яшәртә? | Адымнар

https://tnv.ru

06 Октябрь 2025, 16:40

18

0

Республиканың аксакал фермеры татар авылын ничек яшәтә һәм яшәртә? | Адымнар

Бүген Татарстанда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысы диярлек КФХ, ЛПХ һәм кооперативларга туры килә. Күз алдына китерсәк, алар зур агрохолдинглар белән беррәттән нинди олуг хезмәт башкара. Авылдашларын эшле итә, авылларны үстерүгә үз өлешен кертә, бу тармакта эш, заманасы никадәр катлаулы булуга карамастан, анда технологияләр алып килә.

Бу атнада Казанда авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантана үтте. Халык телендә аны Республиканың Уңыш бәйрәме, дип тә йөртәләр. Иң лаеклыларга тырыш хезмәтләре өчен дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Саба районыннан Зөфәр Мөхәммәтшин Татарстан алдындагы казанышлары өчен медаль ордены белән бүләкләнде. Ул республикада иң зур крестьян-фермер хуҗалыкларының берсе белән җитәкчелек итә. КФХлар арасында, алар беренче булып Татарстанда савым залы ясый, беренче булып роботлар урнаштыра, 1 мең башка кадәр терлеге булган хуҗалыклар арасында өченче ел рәттән сөт күләме буенча беренчелекне бирми. Бер сүз белән әйткәндә, ТОП 5 фермер исемлегендә тора. Зөфәр Мөхәммәтшин командасында 72 кеше эшли. Бер авыл кадәр! КФХның бер аермасы бар, ди ул - монда үзеңнеке дип хезмәт куясың!

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар