https://tnv.ru
13 Октябрь 2025, 16:07
28
0

Авыл хуҗалыгы - Татарстан икътисадының зур тармагы һәм ул соңгы елларда чын яңарыш кичерә. Сөт саву күләме буенча Республика илдә беренче бара, бәрәңге үстерү буенча 2 нче урында тора. Җитештерелгән ит, йомырка буенча беренче 10 төбәк исемлегенә керә. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме буенча Россиядә - 5нче урын, Идел буе округында - 1нче урынны били.
Без соңгы елларда авыл җирендә халык тормышының үзгәрешен күрәбез. Максат изге - монда шартлар шәһәрнекеннән ким булырга тиеш түгел. Икенче яктан, технологияләргә, эшкәртү алымнарына караш үзгәрде. Заманча итеп әйтсәк, технологик авыл хуҗалыгына күчеш чорында яшибез. Җирдә эшләү - кичәге көн түгел, ә киләчәк шөгыле итеп кабул ителә. Якташларыбыз яңа юнәлешләргә алына, анда ачыш ясый һәм рекордлар куя. Без әле кайчан Татарстан елдан-ел соя мәйданнарын арттырыр дип фаразлый ала идек? Тиздән ул арыш-бодай кебек гадәти күренешкә әйләнәчәк. Бүген яңа тренд бар - бакчачылык.
Гөлназ Сәйфетдинова соңгы 10 елда Татарстанның авыл хуҗалыгында яңа 10 трендны сайлап алды.
Бүлешергә
Комментарии 0