Онлайн трансляция

Свернуть

8 ноябрьдә Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

8 ноябрьдә Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

https://tnv.ru

07 Ноябрь 2025, 18:06

12

0

8 ноябрьдә Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак
Казанда 8 ноябрьдә, гадәттәгечә, көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана, аларда яшелчә, ит, сөт продукциясе тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә мэрия матбугат хезмәте.

Килүчеләрне һәр шимбә 6:00 дан 13:00 кә кадәр көтәчәкләр. 

Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә бәяләр ваклап сату бәяләреннән түбәнрәк булачак, якынча 10–15% ка. Сәүдә атна саен шимбә көннәрендә оештырыла. 

Барлык мәйданчыкларда да ветеринария-санитария таләпләренең үтәлешен тикшерәчәкләр һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәчәкләр. Ярминкәләр декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Фото: скриншот ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар