https://tnv.ru
10 Ноябрь 2025, 12:50
13
0

Бу атнада Республиканың Ютазы якларыннан "начар" хәбәр "очып" килде. Районда кош гриппы табылган.
Бу авыруның Татарстанда 2 ел булганы юк иде. Ветеринарния өлкәсендәге чирләр - авыл хуҗалыгы иктисадына гаят зур зыян сала. Бу юлы вирус Ютазының кошчылык белән шөгыльләнүче бердәнбер фермеры - Нияз Латыйповны бизнессыз, ә 7 кешене эшсез калдыра. Алар 30 ел буе каз үрчеткән була, 3 көндә барлык 6 мең ярым кошны юк итәргә туры килә. Зыян 15 миллионнан артык дип бәяләнә.
Вирус авылга каян килгән? Бүген авыл кешесенә кош-кортын саклап бетереп буламы? Үз көченә кергән федераль кагыйдәләр эшмәкәрләрне яклыймы? Чиклиме? Алия Сабирова репортажы.
Бүлешергә
Комментарии 0