Онлайн трансляция

Свернуть

Иртәгә Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

Иртәгә Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

https://tnv.ru

28 Ноябрь 2025, 15:09

4

0

Иртәгә Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак
Казанда 29 ноябрьдә, гадәттәгечә, көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана, аларда яшелчә, ит, сөт продукциясе тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә мэрия матбугат хезмәте.

Килүчеләрне һәр шимбә 6:00 дан 13:00 кә кадәр көтәчәкләр. 

Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә бәяләр ваклап сату бәяләреннән түбәнрәк булачак, якынча 10–15% ка. Сәүдә атна саен шимбә көннәрендә оештырыла. 

Барлык мәйданчыкларда да ветеринария-санитария таләпләренең үтәлешен тикшерәчәкләр һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәчәкләр. Ярминкәләр декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар