Онлайн трансляция

Свернуть

13 декабрьдә Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырыла

13 декабрьдә Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырыла

https://tnv.ru

12 Декабрь 2025, 16:29

5

0

13 декабрьдә Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырыла
Казанда 13 декарьдә, гадәттәгечә, көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана, аларда яшелчә, ит, сөт продукциясе тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә мэрия матбугат хезмәте.

Килүчеләрне һәр шимбә 6:00 дан 13:00 кә кадәр көтәчәкләр. 

Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә бәяләр ваклап сату бәяләреннән түбәнрәк булачак, якынча 10–15% ка. Сәүдә атна саен шимбә көннәрендә оештырыла. 

Барлык мәйданчыкларда да ветеринария-санитария таләпләренең үтәлешен тикшерәчәкләр һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәчәкләр. Ярминкәләр декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар