Онлайн трансляция

Свернуть

Казаннан авылга кайтып, ферма салган табиблар гаиләсе | Адымнар

Казаннан авылга кайтып, ферма салган табиблар гаиләсе | Адымнар

https://tnv.ru

02 Февраль 2026, 16:51

5

0

Казаннан авылга кайтып, ферма салган табиблар гаиләсе | Адымнар
Татарстан фермерлары 2025нче елны тарихта иң катлаулысы дип атады. Алар эшчәнлеккә йогынты ясаган фактор дип, аңлаешсыз һава торышын һәм азык-төлек базарындагы бәяне саный. Илдә иң зур күләмдә - 2 миллиард сумнан артык дәүләт ярдәме алуга карамастан, фермерларның саны кими. Хәзер бездә 401 мең шәхси ярдәмче хуҗалык һәм 2 мең ярым крестьян-фермер хуҗалыгы калган. 5 елда якынча 50 меңгә азайганнар. Алар терлек санын 6 мең башка киметкән.

Фермерлар корылтаенда КФХ башлыгы Роза Исхакова мисал китерде. Бездән 4.6% майлылыгы булган сөтне 32 сумга җыялар, ә кибеттә 3.2%лысы 90 сумга сатыла, диде ул. Ике арада - 60 сум. Җитештерүчеләр өчен ул упкынга тиң аерма.

Роза Исхакованың фермерлык тарихы кызыклы. Үзе дә, ире дә Казаннан - табиблар. Алар авылга өмет белән кайтып, үз эшләрен башлаганнар һәм 50 кешеле кечкенә генә Меретәкнең юкка чыгу вакытын кичектерә алганнар. Табиблыктан - фермерлыкка сикәлтәле юл кыйссасы - Гөлназ Сайфетдинова репортажында.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар