Онлайн трансляция

Свернуть

14 марттан Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланачак

14 марттан Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланачак

https://tnv.ru

12 Февраль 2026, 14:53

70

0

14 марттан Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланачак
14 марттан Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сәүдә башланачак. Сату мәйданчыклары эшчәнлеген яңарту турында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров ведомство коллегиясендә хәбәр итте.

"Авыл хуҗалыгы социаль йөкләмә башкара: халыкны уңай бәядән азык-төлек белән тәэмин итә. Моңа безнең традицион ярминкәләр дә ярдәм итә", — дип ассызыклады Җәббаров.

Министр сүзләренчә, узган ел ярминкә сәүдәсе 2 млрд сумнан артык керем китергән. Искәртик, ярминкәләр «Нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад» илкүләм проекты кысаларында уза.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар