https://tnv.ru
16 Февраль 2026, 15:57
11
0

Татарстан авыл хуҗалыгындагы проблема-казанышларны бу атнада министрлыкның еллык коллегиясендә анализладылар. Ул бик киң темаларны колачлады. Без бүген авылдагы кадрлар мәсәләсенә тукталырбыз. Хәзер тармакта 64 меңнән артык кеше эшли. Соңгы биш елда 8 меңгә кимегәннәр. Исемлекне карасак, зоотехник, мал табибы кебек белгечләр кирәк. Без әле гади эшче кулларны исәпкә алмыйбыз да.
Кадрлар - авыл җире өчен шәһәрдәге кебек, бүген бер, иртәгә икенче оешмада эшләүче генә түгел. Авылда сайлап булмый. Кайтсаң, гомерлеккә кайтасы да, шушында берегәсе. Кадрлар - авылның нигезе һәм киләчәге. Аларны кайтару һәм калдыру өчен дәүләт ярдәме арттырылды. Предприятиеләр чара күрә башлады. Ә чынбарлык нинди соң? Гөлназ Сәйфетдинова шуны анализлады.

Бүлешергә
Комментарии 0