Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана

Казанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана

https://tnv.ru

13 Март 2026, 11:15

5

0

Казанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана
Иртәгә, 14 мартта, Татарстан башкаласында язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый. Шәһәр халкы анда яшелчә, ит продукциясе, шулай ук шәхси хуҗалык өчен кирәкле товарларны ваклап сату бәясеннән 15 процентка кадәр арзанрак бәягә сатып ала алачак.

Ярминкә мәйданчыкларында Татарстан районнарыннан китерелгән продукция, шулай ук республиканың агросәнәгать комплексы предприятиеләре товарлары тәкъдим ителәчәк. 

Ярминкәләр 6:00 дән 13:00 гә кадәр эшләячәк. Адресларны шәһәр мэриясенең рәсми сайтында карарга мөмкин.

Сәүдә мәйданчыкларында ветеринар-санитар таләпләрнең үтәлеше даими тикшереләчәк, шулай ук җәмәгать тәртибе һәм юл хәрәкәте иминлеге тәэмин ителәчәк.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар