Онлайн трансляция

Свернуть

Соңгы 5 елда 1242 фермер эшен туктаткан: Казанда тармак киләчәге турында сөйләштеләр | Адымнар

Соңгы 5 елда 1242 фермер эшен туктаткан: Казанда тармак киләчәге турында сөйләштеләр | Адымнар

https://tnv.ru

30 Март 2026, 14:05

13

0

Соңгы 5 елда 1242 фермер эшен туктаткан: Казанда тармак киләчәге турында сөйләштеләр | Адымнар
Бу атнада Россия фермерлары Казанга - съездка җыелган иде. Моңарчы Мәскәүдә уза торган форумны Татарстанда үткәрүне - Республиканың авыл хуҗалыгындагы казанышлары белән аңлаттылар.

Фермерлар үзләре өчен авыр заман килде, дип көрсенә. Ил буенча проблемалары уртак. Инфляция, продукциянең үз кыйммәте арту; шулай ук, товарны сату хакларыннан риза түгелләр, таләпләр катгыйлана - нәтиҗәдә эшлисе килми башлый. Шушы киеренкелек Республикада саннарда чагыла. Бездә 401 мең шәхси һәм 2 мең 600 фермер хуҗалыгы бар. Бер ел эчендә аларда терлек саны 6 мең башка кимегән. Соңгы 5 елда 1 242 фермер эшен туктаткан. Күбесе "тынычлап" эшләр өчен ЛПХ булып кала.

Җир кешесе җитәкчелеккә турыдан-туры нинди гозерен җиткерде һәм алар чишәрлекме? Гөлназ Сәйфетдинова репортажы.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар