Онлайн трансляция

Свернуть

Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 900 меңгә якын тавык йомыркасы сатылган

Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 900 меңгә якын тавык йомыркасы сатылган

https://tnv.ru

13 Апрель 2026, 15:54

52

0

Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 900 меңгә якын тавык йомыркасы сатылган
Татарстанда узган ярминкәләрдә биш көн эчендә фермерлар 466,5 млн сумга авыл хуҗалыгы продукциясе саткан. Бу хакта республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бу вакыт эчендә сатып алучылар 560 тонна яшелчә, 93 тонна сөт, 144 тонна шикәр, 900 меңгә якын тавык йомыркасы һәм 487 тонна ит (шул исәптән 256 тонна сыер ите) сатып алган.

Ярминкәләргә продукция китерү һәм сату өчен 4 600дән артык транспорт берәмлеге җәлеп ителгән.

Искәртик, авыл хуҗалыгы ярминкәләре «Нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад» милли проекты кысаларында үткәрелә.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар