https://tnv.ru
29 Апрель 2026, 10:16
5
0

Татарстанда 14 марттан 26 апрельгә кадәр узган язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 335 млн сумлык товар сатылган. Иң зур сорау яшелчә, ит, сөт ризыклары һәм йомыркага булган.
Март-апрель айларында барлыгы җиде ярминкә оештырылган. Сәүдә нокталары шәһәрнең барлык районнарын колачлаган 14 мәйданчыкта эшләгән. Казан халкы азык-төлекне кибетләрдәге ваклап сату бәяләренә караганда 15 процентка кадәр арзанрак бәядән сатып ала алган.
Казанлылар 89,4 тонна бәрәңге, 142,3 тонна яшелчә һәм 100,2 тонна ит сатып алган.
Ярминкәләрдә Татарстанның авыл районнарыннан килгән җитештерүчеләр, шулай ук агросәнәгать тармагында эшләүче оешмалар үз продукциясен тәкъдим иткән. Алар арасында «Татпотребсоюз» предприятиеләре, «Майский» теплица комбинаты, «Ак Барс» холдингы, кошчылык фабрикалары һәм башка җитештерүчеләр бар иде, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.
Фото: скриншот ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0