Онлайн трансляция

Свернуть

Төлке бозауларны тешләгән: Татарстанда котыру чире куркынычы арта

Төлке бозауларны тешләгән: Татарстанда котыру чире куркынычы арта

https://tnv.ru

03 Июнь 2026, 09:49

185

0

Төлке бозауларны тешләгән: Татарстанда котыру чире куркынычы арта
Минзәлә районында котыру чире таралмасын өчен кертелгән карантин туктатылды. Шулай да, ветеринария хезмәтләре көчәйтелгән режимда эшләвен дәвам итә. Иске Матвеевка авылында төлке шәхси хуҗалыктагы бозауларны тешләгәннән соң, белгечләр прививка ясатмаган һәм теркәлмәгән йорт хайваннарын тикшерде.

"Көннәр җылыткач вирусның таралу куркынычы арта" ди алар. Халык йорт хайваннарын ешрак иреккә чыгара, ә кыргый җәнлекләр авылларга күбрәк килә. Узган ел Татарстанда котыру авыруының 13 очрагы теркәлгән.

Карантин Әлмәт, Алабуга, Яңа Чишмә һәм Сарман районнарында кертелә. Теманы Луиза Сафуанова дәвам итәр.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар