https://tnv.ru
07 Июль 2026, 11:12
1
0

Бу атнада Татарстанда яңадан зур Халыкара чаралар көтелә. Аның берсе - «Агроволга» күргәзмәсе. Монда авыл хуҗалыгындагы яңа технологияләр, заманча алымнар тәкъдим ителәчәк.
Тәҗрибә белән уртаклашырга Россия, Кытай, Белоруссия, Төркиядән дистәләгән белгеч, төрле компания вәкилләре чакырулы. Күрше мәйданда - кулланучылар кооперациясе форумы ачылачак. 31 илдән 4 меңнән артык катнашучы көтелә. Алар кооперация оешмаларын үстерү буенча яңа алымнар турында фикер алышачак. Иң көтеп алынган кунакларның берсе - «Рабыня Изаура» сериалы актрисасы - Луселия Сантос.
Ул Татарстан гаиләләре турында фильм тәкъдим итәчәк. Тагын бер йолдыз - Орнелла Мути. Италия актрисасы - Татарстанга ни өчен килә? Кунакларны тагын нәрсә белән җәлеп итәчәкләр? Тулырак Сиринә Васильева репортажында.

Бүлешергә
Комментарии 0