Онлайн трансляция

Свернуть

Актаныш районында урып-җыю эшләренә керешкәннәр

Актаныш районында урып-җыю эшләренә керешкәннәр

https://tnv.ru

22 Июль 2026, 10:33

106

0

Актаныш районында урып-җыю эшләренә керешкәннәр
21 июльдә Актаныш районында урып-җыю эшләре рәсми рәвештә башланган. Беренче булып «Актаныш» агрофирмасы игенчеләре басуларга чыккан.

Урып-җыю башланган мәйданнарның берсе — Ирмәш басуындагы 83 гектарлы көзге бодай кыры, дип хәбәр итә "Актаныш-информ"дагы коллегаларыбыз. 

Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Нафис Сәлимгәрәев билгеләп үткәнчә, әлеге басу җәй дәвамында тиешле тәрбия күреп, югары уңыш биргән.

Игенчеләр алдында көзге культураларны вакытында җыеп алу бурычы тора. Алга таба район басуларында 356 гектар мәйдандагы кышкы рапсны да җыеп алу планлаштырыла.

— Яңгырлар бераз комачауласа да, урып-җыюны вакытында башлап җибәрдек. Барлык белгечләр, механизаторлар бердәм булып эшли. Икмәкне исән-имин җыеп алырга язсын, — дип ассызыклаган Нафис Сәлимгәрәев.

Фото: сгенерировано ИИ


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар