Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда урак өсте: Быел уңыш нинди?

Татарстанда урак өсте: Быел уңыш нинди?

https://tnv.ru

28 Июль 2026, 09:47

8

0

Татарстанда урак өсте: Быел уңыш нинди?

Бүгенгә Татарстанда 38 район уракка чыккан. Әтнә, Биектау, Югары Ослан, Кукмара, Менделеевскида гына - ашлыкның өлгереп җитүен көтәләр. Республика киңәшмәсендә Рөстәм Миңнеханов урып-җыюны август ахырына тәмамларга дигән бурыч куйды. 

Комбайннар да җитәрлек, ашлыкны киптерү комплекслары да әзер. Рәис ягулык мәсьәләсенең дә чишелүе турында хәбәр итте. Шулай ук, хезмәт кешесе - механизаторларга түләү, аларны кайнар ризык белән тәэмин итү кирәклегенә басым ясады.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар