https://tnv.ru
12 Август 2026, 11:30
19
0
Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Зәй районына барды. Авыл хуҗалыгы министры белән кырларны, урып-җыю эшләре барышын карадылар һәм механизаторлар белән аралаштылар. Әлегә районда 56 мең тонна ашлык суктырылган, гектарыннан уртача 50 центнердан артык уңыш чыга.
Бу күрсәткеч буенча - Зәй алдынгылар рәтендә. Узган ел белән чагыштырганда республикада урып-җыю бер-ике атнага соңарып бара ди белгечләр. Моңа яңгырлар сәбәпче. Шулай да быел мул уңышка өметләнәләр. Ни өчен Рәис терлекчелеккә аерым игътибар бирергә кушты? Районда тагын нинди үзгәрешләр бар? Инзилә Хөсәенова репортажында.

Бүлешергә
Комментарии 0