Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 12 сентябрьдә башлана

Татарстанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 12 сентябрьдә башлана

https://tnv.ru

07 Сентябрь 2026, 10:10

7

0

Татарстанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 12 сентябрьдә башлана
Татарстанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 12 сентябрьдән эшли башлаячак. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә республиканың авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте.

Казанда 14 ярминкә мәйданчыгы ачылачак, Түбән Камада — өч, Яшел Үзәндә — ике мәйданчык эшләячәк. Тагын бер ярминкә Чаллыда оештырылачак.

Сәүдә урыннарының бушлай бирелүе һәм җитештерүчеләргә ягулык-майлау материалларына киткән чыгымнарын кире кайтару нәтиҗәсендә продукция ваклап сату бәяләреннән 20 процентка кадәр түбән булачак.

Продукциянең сыйфатын Ветеринария хезмәте һәм Россельхознадзор белгечләре тикшерәчәк. Сәүдә 27 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар