Онлайн трансляция

Свернуть

Көтелгән вакыйга: Тукай районындга “Бишенче элемент” микрорайоны газлы булды

Көтелгән вакыйга: Тукай районындга “Бишенче элемент” микрорайоны газлы булды

https://tnv.ru

09 Сентябрь 2026, 15:30

7

0

Көтелгән вакыйга: Тукай районындга “Бишенче элемент” микрорайоны газлы булды
Тукай районының Әҗмәкәй авылында яшәүчеләр өчен көтелгән вакыйга - бүген "Бишенче элемент" микрорайонын газ челтәренә тоташтырдылар. Яңа газүткәргеч 800дән артык участокны табигый газ белән тәэмин итәчәк.

Дәүләт программаларын тормышка ашыру нәтиҗәсендә районда яшәүчеләрнең көнкүреш шартлары ничек үзгәрә? Моны эш сәфәре барышында - Дәүләт Советы рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов килеп күрде. 2022 елда районга газ кертү күрсәткече 34 процент булса, бүген 95кә җиткән. Ә гомумән Республикада шушы 4 елда газлаштырып бетерү программасына 7 млрд сум акча тотылган.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар