Онлайн трансляция

Свернуть

Каз өмәсе: Татарстанда әби-бабалар йоласын ничек уздыралар?

Каз өмәсе: Татарстанда әби-бабалар йоласын ничек уздыралар?

https://tnv.ru

08 Ноябрь 2019, 11:10

371

0

Татар халкының бу күркәм йоласында бер кешедә читтә калмый. Шулай эш тә күңеллерәк һәм тизрәк.

Каз өмәсе: Татарстанда әби-бабалар йоласын ничек уздыралар?
Авылларда каз өмәсе гөрли. Татар халкының бу күркәм йоласында бер кешедә читтә калмый. Шулай эш тә күңеллерәк һәм тизрәк. Минзәләнең Түбән Тәкермән авылында да каз өмәсенә җыелдылар. Ашлы - эшле һәм җыр -биюле йолада хәбәрчеләребез дә катнашты. Минзәләдән репортаж.

Түбән Тәкермәндә зур бәйрәм, каз өмәсе. Әлеге авылда яшәүче Вәлиевләр гаиләсенә туган-тумачалар, дуслар, авылдашлар җыелган.

Өмә итми дә булмый, 5-6 баш кына түгел бит, 35 казны эшкәрттеләр. Һәркемгә эш җитә. Хатын-кызлар казлар чистартса, ир-егетләр казан тирәсендә су кайната.

Өмәнең иң күңелле вакыты - хатын-кызларның җырлашып су буена төшүләре. Балалар исә,каурый сибә - казлар киләсе елга да күп булсын өчен.

Әлеге йола бергә күмәкләшеп эшләү генә түгел. Оештыручыларның максаты - гореф-гадәтләр онытылмасын.

Казлар юылды, түшкәләр әзер. Эш тәмамлангач. Һәркем өстәл янына җыела. Анда традиция буенча каз мае белән майланган тәмле коймак һәм кайнар чәй. Эшле һәм ашлы бәйрәмнән һәркем күтәренке кәеф белән таралыша.

Тулырак сюжеттан белә аласыз.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров