Онлайн трансляция

Свернуть

Апас районының Кече Бакырчы авылында ике йортның идән астына су тулган

Апас районының Кече Бакырчы авылында ике йортның идән астына су тулган

https://tnv.ru

10 Январь 2020, 17:09

507

0

Проблеманы хәл итү өчен, җирне казырга кирәк.

Апас районының Кече Бакырчы авылында ике йортның идән астына су тулган
Бәйрәм узса да, ярдәмне һаман көтүчеләр дә бар. Әйтик, коммуналь хезмәтләрдән. Безгә Апас районының Кече Бакырчы авылыннан шалтыраттылар. Җәлил урамындагы ике йортның идән астына су тулган. Бәрәңгеләр йөзеп йөри. Эш шунда: яңа елга кадәр монда үзәк суүткәргеч торбасы тишелә. Шуннан су йортларга таба ага башлый. Проблеманы хәл итү өчен, җирне казырга кирәк. Трактор таба алмыйлар, ди шалтыратучы ханым. Су үткәргечне алыштыру, трактор чакырту өчен халык инде 100 мең сумнан артык акча җыйган, тик ярдәм хаман юк.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров